Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы үз мәдәни тормышы белән Казанда чыгыш ясачак

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы муниципаль берәмлекләр арасында бәйге игълан итә.

Казанда муниципаль районнарның мәдәният көннәрен Лениногорск районы башлап җибәрәчәк. Район үз мәдәни тормышы белән 31 мартта Халыклар дуслыгы йортында таныштырачак.

«Һәр муниципаль берәмлек үз мәдәни программасын әзерли. Тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристик маршрутлар презентациясе, милли аш-су, иҗади коллективлар чыгышы аша безнең муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән танышып булачак», диде мәдәният министры Ирада Əюпова.

Муниципаль районнар 31 марттан 30 сентябрьгә кадәр аралыкта Казанның унөч мәйданчыгында – Камал театры, Качалов театры, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Тинчурин театры, Кариев театры, «Әкият» балалар үзәге, Милли китапханә һәм башка сәхнәләрдә чыгыш ясаячак.

Мәдәният көннәре муниципаль берәмлекләр арасында бәйге форматында уза. Мәдәният министрлыгы җиңүче районны федераль яки региональ проект гамәлгә ашырыла торган урын итәргә вәгъдә бирә. Әлеге проект өчен районга 3 млн. сумлык сертификат биреләчәк.

 

ЧЫГАНАК

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru архивыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев