Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск авыл җирлекләре башлыкларына янгын сүндергечләр һәм янгын турында хәбәр итүче җайланмалар тапшырылды

Быел җәй тирә-як урманнарда күп тапкырлар янгын чыгу сәбәпле, шәһәр һәм район хакимияте предприятиеләргә янгынга каршы җиһазлар алу үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Алар бу үтенечне кире какмыйча, җиһазлар алуда ярдәм иткәннәр.

 

Лениногорск районында урман янгыннары белән хәлләр быел җәй киеренке булды. Торак пунктлардан берничә километр  гына ераклыкта булган Керкәле, Иске Писмән урманнарында чыкты. Урманчылар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сүндерүчеләр, предприятиеләр ут таралуга юл куймас өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Нефтьчеләр су алып кайтуда булыштылар. Күп кенә авыл кешеләре йокысыз һәм ялсыз янгын сүндерүчеләр белән беррәттән икешәр тәүлек эшләде.

Таулар, чокырлар, агач һәм куаклар  күп булган үзенчәлекле ландшафт янгынны сүндергәндә кыенлыклары китереп чыгарды.  Мондый җирләргә  юл булмау сәбәпле, махсус транспорт керә алмый, шуңа күрә ут белән көрәшү өчен күчмә җиһазлар кулланылды. Бу тәҗрибәне исәпкә алып, авыл советларын урман янгыннарын сүндерү өчен сумка-букчалар (противопожарный ранец) белән җиһазлау турында карар кабул ителде.

Янгын сүндергечләрне 17 авыл җирлеге башлыгына тапшырдылар. Алардагы ирекле янгын дружиналары әгъзаларын   янгынга каршы букчаларны ничек файдаланучыларны өйрәтәчәкләр.

Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов: “Иң мөһиме – әлеге  янгын сүндергеч ранецлар кирәксез әйбер булып сезнең складларда ятмасын. Аның белән кирәк вакытта һәркем куллана алырлык итеп өйрәтергә кирәк һәм  алар һәрвакыт күз алдында булырга тиеш”, - диде. Ул шулай ук әлеге җиһазларны алырга булышкан  шәхси эшмәкәрләргә, предприятиеләргә рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X