Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шагыйрьләре Габдулла Тукай турында

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына – 134 ел. Быел эпидемия белән бәйле рәвештә, Тукай һәйкәленә янына җыела алмасак та, ул безнең күңелләрдә, шигырьләрен сөйлибез, җырларын көйлибез.

 

 

Бөек Тукай
Бөек Тукай һәр илгә дә
Милләтнең горурлыгы.
Мәңге күңелләрдә яши
Сөекле мәшһүр улы.

Күпме еллар узса да ул
Һаман яп-яшь күңелдә.
Хикмәтле сүз шигырьләре
Мөһим безгә бүген дә.

Ходай биргән илһамына
Кемнәр генә табынмый.
Һәркемгә дә кадерле ул,
Кемнәр яши сагынмый.

Халкым сиңа башын ия,
Хезмәтләрең алдында.
Туган телне алга әйдәдең
Милли илләр халкына.

Шаулы якты яз җитүгә
Сине искә алабыз.
Туган телнең матурлыгын
Җырга үреп барабыз.

Туган телем, анам теле
Туган телем изге ул.
Күңелләргә нур, дәрт бирә
Мәхәбәтле көйле ул!

Мәһәрша Вәлиуллова

 

 

Бәхет кошы менә шушында

Тукай безгә язны алып кайта,
Җан җылысы бирә кышын да.
Ә Ватаным Татарстан минем,
Ата-бабам җире шушында!

Биләремә аяк баса калсам,
Яктыра да китә уйларым.
Тамыр тарта, озакладың диеп
Үпкәлидер сыман Болгарым!

Йөз ел тула Татарстаныма,
Бәйрәм диеп саныйм һәр айны.
Илаһи моң атлый янәшәдән,
Шигырь исән, халкым Тукайлы.

Заманалар баштан сыйпамады,
Төрле чагы булды елларның.
Бишекләрдән иңгән газиз теле
Йөрәгендә яши татарның!

”Туган тел”не җырлый әнә сабый,
“Әлифба”ны белә һәр бала.
Йөрәгендә Тукай яшәгәндә
Киләчәккә халкым юл сала!

Татарстан, Тукай тарта безне,
Җан җылына шуңа кышын да.
Торган җирләр туган илгә тормый,
Бәхет кошы менә шушында!..

Таһир Шәмсуаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев