Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды мөмкинлекләре чиклеләргә реабилитация чаралары турында аңлата

Татарстан Социаль фонды бүлеге тарафыннан реабилитацияләүнең техник чараларына (ТСР) гомуми суммасы 30 млн. сумнан артык тәшкил иткән 1 500 электрон сертификат рәсмиләштерелгән.


ТСР турында тулырак Лениногорскидагы Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова сөйли.

Электрон сертификатлар – инвалидларны техник тернәкләндерү (реабилитация) чаралары белән тәэмин итү ысулы. Әлеге сервистан кулланучылар куллану уңайлылыгы, тәэмин итү вакытының кыскаруы турында әйтәләр. Хәзер инвалидлар техник тернәкләндерү чараларының нинди моделен сатып алырга икәнен үзләре хәл итә ала. Сайлаганда төп шарт — эшләнмә инвалидны тернәкләндерү яки абилитацияләүнең шәхси программасындагы киңәшләргә туры килергә тиеш.

Сертификатта аның ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган эшләнмәнең төре турында мәгълүмат бар. Бу ишетү аппараты, кресло-коляска, култык таягы, таяк – гомумән, закон кысаларында каралган теләсә кайсы эшләнмә булырга мөмкин. Сертификатта шулай ук аның гамәлдә булу вакыты турында да мәгълүмат язылган: хәзер ул 12 ай тәшкил итә.

Электрон сертификат ничек эшли?

Ул гадәти банк картасы кебек үк эшли: сайлап алынган товар өчен шунда ук сертификаттан файдаланып түләргә мөмкин. Сертификаттан эквайрингка тоташкан яки маркетплейсларда урнаштырылган офлайн-кибетләрдә яки сәүдә-сервис предприятиеләрендә дә файдаланырга була.

Электрон сертификатны рәсмиләштерү өчен МИР түләү системасы картасы булуы шарт, чөнки тәэмин итү механизмы реестрдагы язма булып тора, ул МИР картасы номерына бәйләнгән.

Социаль фондның шәхси кабинетында яки Дәүләт хезмәтләре порталында сертификатны рәсмиләштерергә, аны алырга һәм кирәкле тернәкләндерү чарасына заказ бирергә мөмкин.

Электрон сертификат тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итүнең гамәлдәге ысулларын тулыландыра гына, димәк, моңа кадәр гамәлдә булган чаралар барысы да үз көчендә кала.

Электрон сертификат ярдәмендә алып була торган реабилитация чаралары исемлеге белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев