Лениногорск студентлары «Адмирал» хәрби-патриотик уенда катнашты (+фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск студентлары «Адмирал» хәрби-патриотик уенда катнашты (+фотолар)

Лениногорскиның «Высота» Яшьләр үзәгендә шәһәрнең уку йортлары студентлары арасында «Адмирал 2.0» хәрби-патриотик уен узды.

Исегезгә төшерәбез, «Адмирал» хәрби-патриотик уенның беренчесе шәһәрнең мәктәп укучылары арасында узган иде. 

Командалар 12 станцияне үтәргә тиеш. Мәсәлән: АК-104 автоматын сүтеп жыю, снайпер, киртәләр полосасы үтү, связистлар, разведка, шифровка, хәрби марафон, солдатның көнкүреше һәм башкалар. 

Нәтиҗәдә, уку йортлары студентлары арасында беренче урынга «КНИТУ-КАИ» студентлары командасы лаек булса, 2нче урынга нефть техникумы, 3нчы урынга — «Нефтьче» студентлар берлеге штабы командасы ия булды. 

22 февраль көнне «Адмирал 2.0» уенының Гран-финалы була. Кемнәр ярышачак? Димәк, Лениногорскиның 5 нче мәктәп һәм 12 нче лицей командалары, уку йортлары арасыннан нефть техникумы белән «КНИТУ-КАИ» командасы. Кемнәр «Адмирал 2.0» хәрби-патриотик уенының абсолют җиңүчесе булыр? 

Фото һәм мәгълүмат «Высота» Яшьләр үзәгенең ВКонтакте социаль челтәреннән


Нет комментариев