Лениногорскида «Адмирал» хәрби-патриотик уен узды (+фотолар)
Лениногорскиның «Высота» Яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары катнашында «Адмирал» хәрби-патриотик уен узды.
«Адмирал» хәрби-патриотик уен ел саен өч тапкыр үткәрелә.
Беренчесендә мәктәп укучылары катнашса, икенчесендә уку йорты студентлары, өченче – финал өлешендә иң югары баллар жыйган мәктәп командасы белән студентлар командасы ярыша.
Беренче уенда мәктәп укучылары төрле сынау-биремнәрне үтәде. Мәсәлән: АК-104 автоматын сүтеп жыю, снайпер, киртәләр полосасы үтү, связистлар, разведка, шифровка, хәрби марафон, солдатның көнкүреше.
Һәр команда да бик актив булды, бирелгән сынауларны жиңеп чыкты. Сынау-биремнәргә килгәндә, мәсәлән, солдатның көнкүреше сынавында алар носки, күлмәккә яка, снайперда автоматтан мишеньга атты, хәрби марафонда сорауларга жавап бирде, шулай ук, яраланган вакытта хәрбигә ничек беренче ярдәм күрсәтергә кирәклеген күрсәтте.
Икенче хәрби-патриотик уен уку йортлары студентлары катнашында уза. Алар сынау-биремнәрне ничек узар? Соңыннан, уенның финал өлешендә кемнәр ярышыр, язып чыгарбыз.
Рамия Гарифуллина, автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев