Заман сулышы

Лениногорск йөзүчеләре - иң яхшылар

Казан шәһәренең «Буревестник» бассейнында 2022 елның 25-26 июнендә «ПГУФКСиТ ректоры Кубогы»на йөзү ярышлары узды.

Лениногорск шәһәренең «Юбилейный» йөзү бассейнында тәрбияләнүче егет-кызлар йөзү осталыкларын күрсәтте.

 

Роберт Тарасов беренче көнне көмеш медаль яуласа, икенче көнне җиңүче булды. Эльвира Тарасованың ике көмеш медале бар.

Аларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

 

Константин Капитонов, өлкән тренер

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: