Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 33 яшьлек әлмәтле, полиция хезмәткәрләре машинасына юл бирергә теләмәгән

Лениногорск суды полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган Әлмәт кешесен административ штрафка тартты.

Лениногорск урамнарының берсендә үз  автомобилендә хәрәкәт итүче 33 яшьлек әлмәтле, полиция хезмәткәрләре машинасына юл бирергә теләмәгән.

Махсус сигнал тавышы һәм бер үк вакытта зәңгәр төстәге ялтыравыклы маякчык кабызган эчке эшләр хезмәткәрләренә  юлда хәрәкәтләнү өстенлеге бирмичә, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 3.2 пункты таләпләрен бозган. Әлеге хокук бозуны кисәтү максатыннан, аның автомобилен Лениногорск районы эчке эшләр бүлегенең ОУУП һәм ПДН хезмәткәре туктаткан.

Әлмәт кунагы, полиция хезмәткәрләре туктаткач та, документларын күрсәтүдән баш тарткан. Шуның белән аларга буйсынмаганлыгын күрсәтеп, хезмәт вазифаларын үтәүдә комачаулык тудырган. Суд утырышында  ул үзенең хокук бозу фактын танымаган, документларны соңрак бирүен әйткән.

Суд эш материалларын тикшереп,  закон таләпләренә буйсынмаучыны РФ Административ кодексы 19.3 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапты.

Карар законлы көченә кермәгән һәм Татарстан Республикасы Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев