Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида коронавируска каршы вакцинацияләү бара

Лениногорскиның үзәк район хастанәсе нигезендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган елның декабрь ахырыннан бирле башкарыла. Бүгенге көнгә ул 120 данә күләмендә кайткан.

 

Прививканы 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга ясау каралган. Иң беренче чиратта бу риск төркеменә кергән кешеләр, ягъни медиклар, зур коллективлар белән эшләүче мәгариф тармагы, социаль өлкәдә көч куючылар, күп функцияле үзәк хезмәткәрләре. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары, сулыш органнары, шикәр авырулары булган һәм артык авырлыгы булган кешеләргә дә бу прививка беренчеләрдән булып ясалырга тиеш.

Балаларга, йөкле хатыннарга, бала имезүче хатын-кызларга бу вакцинаны ясарга ярамый.  Шулай ук кискен инфекцион авыруы булган яки хроник авыруы көчәеп киткән вакытта да прививка ясалмый. Анамнезында авыр аллергик реакциясе булганнарга да вакцинация каралмаган. Шулай ук әгәр дә кешегә башка төрле авырудан прививка ясалган очракта, бу вакыттан бер ай вакыт узып китәргә тиеш. Ә инде пациент коронавирус белән авырган икән, аңа прививка алты ай узгач кына ясалырга мөмкин.

Коронавируска каршы ясалучы вакцина “Спутник V” исемен йөртә. Ул ике компоненттан тора. Икенчесе беренче компонент ясалганнан соң 21 көн узгач ясала. Бүгенге вакытта Лениногорскида 65 кешегә прививканың беренче компоненты ясалган, 9 кеше инде икенчесен дә ясатырга өлгергән.

“Таҗлы” инфекциядән прививка ясатырга килүчеләр поликлиникада хәйран җыелган иде.  Беренчеләрдән булып, вакцинация үтәргә балалар стационарының реанимация һәм анастезиология бүлекчәсе өлкән шәфкать туташы Эльвира Саримова килгән.  “Эшебездә балалар белән, аларның әти-әниләре белән гел очрашып торабыз. Балалар бу куркыныч инфекция белән сирәк авырса да, алар әлеге чирне башкаларга йоктыра алалар. Шуңа күрә үзебезне саклау өчен, шулай ук кечкенә пациентларны, аларның әти-әниләрен куркыныч астына куймас өчен вакциянация үтәбез. Бу бик кирәкле процедура дип саныйм”,  – ди шәфкать туташы.  

Прививка ясар алдыннан пациентларны башта табиб тикшерүе көтә. Гражданнар анкета тутыралар, табиб тулаем анамнез җыеп ала. Кеше сау-сәламәт булган очракта гына ул прививкага җибәрелә. Кирәк дип тапкан очракта, табиб антитәнчекләрне ачыклау өчен тест ясатырга җибәрә. Анализ 4-5 минут  эчендә үк әзер була.

Бер вакцина флаконы 5 кешегә исәпләнгән. Ул үз вакытын көтеп, боз камерасында саклана. Бер эреткәч, аны яңадан катырырга ярамый. Шуңа күрә гражданнарны җыеп, бер рәттән биш кешегә ясаталар. Прививка ясаганнан соң, кеше ярты сәгать утырып торырга киңәш ителә.
Барлык ясалган вакциналар турындагы мәгълүмат федераль регистр системасына кертелә. Гражданнарга Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына бу турыда хәбәр килеп ирешә. Прививка ясаткан һәркем анда үзконтроль көндәлеген тутырырырга тиеш була.

Үзәк район хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Розалия Зарипова сүзләренә караганда,  коронавируска каршы прививкадан соң кешеләрдә башка төр вакцинациядән соң күзәтелгән билгеләр – югары булмаган температура, тән сызлануы булырга мөмкин, ләкин бу бер-ике көндә узарга тиеш.

ГӨЛНАЗ ХӘЙРЕТДИНОВА.

Тулырак "Заман сулышы" газетында.


Коронавирустан вакцинация узарга теләгән гражданнар алдан 5-03-75 телефон номеры буенча медицина профилактикасы кабинетына яки 5-05-15 номеры буенча прививка ясату кабинетына шалтыратып языла ала. Вакцина булган очракта, кешеләрне билгеле вакытка чакыртып, прививка ясаячаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев