Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Моряков исемендәге фәнни-конференция узды

Әлеге чара традициягә керде, “Татнефть”компаниясе ярдәмендә үтә һәм яшьләрнең фәнни берләшмәсендә мөһим чара булып тора.

Быел коронавирус пандемиясе сәбәпле, конференция онлайн форматта үтте, моңа карап кына катнашучылар саны  кимемәде, география киңәя генә бара. Беренче турга 292 заявка җибәрелгән. Экспертлар  яшь эзләнүчеләрнең 163 эшен соңгы этапка сайлап алган. Катнашучылар географиясе дә шактый зур: Татарстанның 21 районыннан. Форумның беренче елларында укучылар гына катнашса, соңгы 6 елда урта һөнәри уку йортларыннан да эшләрен тәкъдим итәләр.

Конференция тантаналы төстә башланды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин укучыларны онлайн-режимда сәламләде, “Татнефть” җәмгыятенең яшь эзләнүчеләргә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. 2нче мәктәп директоры Ольга Платонова әйтүенчә, конференция фәннәргә кызыксынуны арттыра. “Һәрбер эш яшь талантларның үсешендә зур роль уйный. Киләчәктә һөнәр сайлауда да зур этәргеч булып тора”, - ди Ольга Платонова.

Яшь эрудитлар 16 секциядә үз эшләрен тәкъдим итте. Темалар актуальлеге, төрлелеге белән аерылып торды. Катнашучылар экология, нефть, авыл хуҗалыгы, туган якны өйрәнү, физика, химия фәннәрен өйрәнү кебек өлкәләр буенча фәнни-эзләнү эшләре үткәргән. Лениногорск нефть техникумыннан Виталина Борисова корычның коррозия ягыннан таркалуы турында тикшеренү үткәргән, термик эшкәртү технологиясен камилләштерү  юлларын тәкъдим итте.

Казан лиценнан килгән Даниил Большаков пар турбинасы моделен конструкцияләү эшен күрсәтте. 2нче мәктәпнең 10 класс укучысы Артур Вафин фәнни эш темасы итеп химиянең кеше тормышына йогынтысы темасын алган. “Моряков исемендәге конференциядә икенче тапкыр катнашам. Узган ел безнең мәктәптәге геологик музей турында доклад әзерләгән идем. Быел химия буенча алындым. Конференциядә яңа мәгълүматлар ишетәсең, үзеңне дә күрсәтү мөмкинлеге”, - ди Артур.

Коронавирус пандемиясе укучылары эшләрендә дә чагылыш тапкан. Әйтик, 2нче  мәктәптән Валерия Панкова пандемия вакытында барлыкка килгән яңа сүзләрне өйрәнгән. “Пандемия чорындагы неологизмнарны өйрәндем, сүзләрне сүзлек итеп төзедем, классификацияләдем”, - дип сөйли ул. Баулы районыннан килгән Эльвина Гарифуллина аккошларның тормышын өйрәнгән, әлеге кошлар ел саен аларның авылы территориясендәге сулыкка очып киләләр икән.

Яшь эрудитлар белән компьютер экраннары аша 49 эксперт эшләде, алар – фән, мәдәният, мәгариф, “Лениногорскнефть” идарәсе яшьләр комитеты вәкилләре. Алар барысы да катнашучыларның эшләрен югары дәрәҗәдә дип бәяләде. Нәтиҗәләрне Татарстан Мәгариф һәм фән министры раслагач, җиңүчеләр Дипломнар белән бүләкләнәчәк. Барысы 50 укучы бүләкләнәчәк. Калганнарына катнашучы сертификаты биреләчәк.

2нче мәктәп директоры Ольга Платонова билгеләп үткәнчә, 2002 елдан бирле үткәрелүче конференциянең даими партнерлары булып “Татнефть” җәмгыяте һәм “Лениногорскнефть” идарәсе тора. “Нефтьчеләр форумны үткәрүдә матди яктан гына түгел, иң күпчелек экспертлар да яшьләр оешмасы һәм нефть сервисларыннан лидерлар, шулай ук Әлмәт нефть институтыннан. Эеспертлар арасында үзебезнең мәктәп чыгарылышларын күрергә без бик шат, алар “Лениногорскнефть”, «ЛениногорскРемСервис» һәм башка предприятиеләрдә эшлиләр”, - ди.

Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскида Моряков исемендәге фәнни-конференция узды