Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида наркотикларның законсыз әйләнеше буенча вәзгыять ничегрәк?

Наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасы зур шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә төбәкләрдә дә кискен тора. Лениногорск районында 2020 елның гыйнвар-апрель айларында наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 17 җинаять эше теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек арткан.

 


Агымдагы елда наркотикларның законсыз әйләнеше, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга бәйле 78 административ хокук бозу ачыкланган. Сату максатында кулланмаган, аз күләмдә  булган наркотик һәм психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын сатып алу, саклау, җитештерү һәм эшкәртү өчен РФ Административ хокук бозулар Кодексы буенча җавапка тартырга мөмкиннәр. 2020 елның дүрт ае эчендә шундый 2 хокук бозу ачыкланган. Моның өчен 4 мең сумнан алып 5 меңгә кадәр штраф салу яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган.

Шундый ук җәза наркотик һәм психотроп матдәләрне табиб билгеләвеннән башка куллану аркасында кулланылырга мөмкин. Барлыгы мондый 42 хокук бозу ачыкланган.  “Җәмәгать урыннарында наркотик матдәләр куллану” өчен 6 хокук бозу ачыкланган.

Лениногорск районында суд карары буенча административ җәзага тарту белән бергә өстәмә рәвештә наркотик матдәләрне медицина кушуыннан тыш кулланган өчен тикшерү яки дәвалану узарга тиешле 287 кеше исәптә тора. Шуларның 103е әлеге бурычны үтәгән. 57  эш туктатылган, шуларның 40гы җәзага тартылучының ирегеннән мәһрүм ителүе аркасында, 7 очрак сәламәтлеккә, 10 эш кешенең үлеме белән бәйле.

127 кеше әлеге бурычны үтәргә теләмәгән. 28 кеше дәваланудан баш тарту аркасында административ җаваплылыкка тартылган.

 

Елена Ненад, муниципаль район буенча наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев