Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида нефть өлкәсендә уңган-булган әниләр эшли (фотолар)

Ул көнне нефть техникумының актлар залын берсеннән-берсе талантлы, оста, гүзәл әниләрнең чыгышы балкытты. "Лениногорскнефть" идарәсендә эшләүче ханым-әниләр "Ел әнисе" бәйгесендә көч сынашты. Идарә күләмендә мондый чара беренче тапкыр гына уздырылса да, ул югары дәрәҗәдә, эчтәлекле үтте. Бу якшәмбедә билгеләп үтеләчәк Әниләр көне бәйрәме алдыннан идарәдә хезмәт итүче ханымнар тагын бер...

Ул көнне нефть техникумының актлар залын берсеннән-берсе талантлы, оста, гүзәл әниләрнең чыгышы балкытты. "Лениногорскнефть" идарәсендә эшләүче ханым-әниләр "Ел әнисе" бәйгесендә көч сынашты.

Идарә күләмендә мондый чара беренче тапкыр гына уздырылса да, ул югары дәрәҗәдә, эчтәлекле үтте. Бу якшәмбедә билгеләп үтеләчәк Әниләр көне бәйрәме алдыннан идарәдә хезмәт итүче ханымнар тагын бер тапкыр тырыш-уңган булуларын, Ана дигән бөек исемне горур рәвештә йөртүләрен исбатлады.

Конкурста катнашырга ун әни теләген белдергән. Аларны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигының гомуми мәсьәләләр, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рәис Галиуллин сәламләде.

Ханымнар "Лениногорскнефть" идарәсендә эшләп кенә калмыйча, аның барлыкка килү тарихын, идарәнең күренекле шәхесләрен, истәлекле даталарны да бик яхшы итеп беләләр, сорауларга ялт иттереп җавап бирделәр.

Җыр, уен-көлке, уңай атмосфера, ананың бала белән мөнәсәбәте, җылы карашы - бәйрәмдә болар барысы да булды, алар берсен-берсе тулыландырды, бербөтен итеп тамашачыга күрсәтелде.

Ул көнне жюрида утыручыларга авырга туры килгәндер. Ун катнашучы арасыннан бары тик берсен генә - "Ел әнисе"н сайлап алырга кирәк бит. Алар барысы да береенчелеккә лаек, тик конкурс шарты буенча берәү генә сайлап алынырга тиеш. Әлеге мәртәбәле исемгә идарәнең кадрлар бүлеге әйдәп баручы инженеры Анна Шашкова лаек булды. Калган әниләрнең һәрберсе номинациядә билгеләнде. Аларга чәчәк бәйләме һәм сертификат тапшырылды.

Номинациядә җиңүчеләр

"Әни-интеллектуаль" - Ирина Биктимерова; "Алтын куллар" - Анжелика Орлова"; "Мисс-артистлык" - Кристина Әхмәтҗанова, "Сандугач тавышлы" - Ильмира Алишева; "Мисс-обаяние" - Людмила Асабина; "Иң үзенчәлекле әни" - Наталья Орленко; "Мисс-фантазия" - Ләйсән Ганиева; "Стильле, нәфислек" - Наталья Имангазиева; "Әни-талант, сәләт" - Ольга Ненад.

Розалия Мостафина

Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев