Заман сулышы

Лениногорскида полиция хезмәткәрләре балалар белән иртәнге зарядкага чыга (фотолар)

Полиция хезмәткәрләре "Хокук сакчысы белән зарядка" Бөтенроссия социаль акциягә кушылды, дип хәбәр итте эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте. Ял итү лагеренда балаларның һәр көне иртәнге зарядка белән башлана. Хәзерге вакытта "Юбилейный" лагеренда ял итүчеләрнең шимбә көне полиция хезмәткәрләре катнашында күнегүләр ясау белән истә калгандыр. Ветераннар советы рәисе Николай Юриков, шәхси...

Полиция хезмәткәрләре "Хокук сакчысы белән зарядка" Бөтенроссия социаль акциягә кушылды, дип хәбәр итте эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.


Ял итү лагеренда балаларның һәр көне иртәнге зарядка белән башлана. Хәзерге вакытта "Юбилейный" лагеренда ял итүчеләрнең шимбә көне полиция хезмәткәрләре катнашында күнегүләр ясау белән истә калгандыр. Ветераннар советы рәисе Николай Юриков, шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Эльвира Третьяк һәм юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Александр Пономарев кече отрядларда ял итүчеләр белән бергә зарядка үткәрде. Мондый үзенчәлекле иртә балаларга ошады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: