Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида театр коллективлары җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпованың иҗат кичәсе узды

“Айсылу” балалар театры һәм “Яшьләр” театры җитәкчесе, режиссеры, Ш. Бикчурин исемендәге премия лауреаты, "Чишмә" иҗат берләшмәсе әгьзасы, туган авылы Кирлегәчтә һәр елны "Яшьлегемә кайттым янә", "Остазым" кебек кичәләр үткәрүче Зөмәрә Шәрәпованың юбилее уңаеннан шәһәрдә үзәк китапханәдә иҗат кичәсе узды.

Ул менә 21 ел буена “Айсылу” балалар театрын җитәкли. Шул еллар эчендә театрны бөтен Татарстанга танытты, дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Зөмәрә ханым балалар театр коллективын төрле конкурс-бәйгеләргә алып бара, шәһәрдә уза торган чараларда да катнаштыра, сәхнә серен төшендерә, мәдәнияткә, матурлыкка тарта. Ике дистә елдан артык балаларга шундый итеп сәнгать серләрен төшендергән, аның юлын сайлап, укырга китүче укучылары да бар. Мәсәлән, Ләйсән Билалова, Римма Лотфуллина, Камилә Хәмидуллина.


-    Мин һәрвакыт балаларны сәхнәгә чыгару теләге белән яшим, эшлим. Сәхнәдә уйнаучы балалар күбрәк булсын иде. Кечкенә вакытта авылым Кирлегәчтә тирә-күршедә яшәүче әби-бабайларны җыеп, балалар белән концертлар, спектакльләр куя идек. Шул вакытта ук күбрәк үземне башкаларга күрсәтү түгел, ә яшьтәшләремне, балаларымны халык каршына чыгара идем, - дип сөйли ул.

Ул Кирлегәч авылында башта сигезъеллык мәктәпне, аннан Иске куак авылындагы мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәният училищесына укырга китә. Зур эш юлын Кирлегәч авыл клубында башлый. Ул эшләгән чорда авыл яшьләре, укытучылар белән үзешчән театр түгәрәге ачып җибәрә.     

Тирә-як авылларда спектакльләр белән йөриләр. Авыл халкы да сәнгатькә тартыла. Иҗат кичәсенә Кирлегәч мәктәбеннән укытучылар: Рәмзия һәм Дания Җиангировалар килде. Рәмзия ханым әйтүенчә, 1987-1988 елларда Зөмәрә Шәрәпова аларны укыткан. “Еш кына курчак театры күрсәтә идек. Ул театр белән күрше авылларга йөрдек. “Аулак өй”ләр дә бик күңелле узды аның белән. Зөмәрә апа – үз авылының патриоты да әле ул. Кирлегәч балалары өчен дә кайгыртып тора”, - дип җылы сүзләр әйтте.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев