Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “түгәрәк өстәл” үтте

Дуслык көнендә шәһәрнең Никахлашу сарае залында төрле диаспора вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» янында очрашу узды. Белгәнебезчә, Лениногорскида төрле милләт халыклары тынычлыкта, татулыкта көн күрә. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова, кая барсам да, без төрле милләтләр белән үзара дус яшибез дип горурланып сөйләп йөрим, ди. Ә...

Дуслык көнендә шәһәрнең Никахлашу сарае залында төрле диаспора вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» янында очрашу узды.

Белгәнебезчә, Лениногорскида төрле милләт халыклары тынычлыкта, татулыкта көн күрә. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова, кая барсам да, без төрле милләтләр белән үзара дус яшибез дип горурланып сөйләп йөрим, ди. Ә сез үзегезне безнең шәһәрдә ничек хис итәсез, дип мөрәҗәгать итте ул үзбәк, таҗик, әрмән диаспорасы вәкилләренә. Алар Лениногорскины үз итүләрен, халкы да мәрхәмәтле булуын әйтеп уздылар. Катнашучылар арасында монда дистә елдан артык, шулай ук берничә ел яшәүчеләре дә бар иде. Аларның күбесе эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, шунлыктан төрле катлам кешеләре белән очрашырга туры килә, нинди очрак булмасын, уңай мөнәсәбәтеңне күрсәтергә кирәк, диләр. Эш урыннары кадерле булуы сизелеп тора, аннары, эш яратучан халык бит алар. «Әти-әни илледән өстә инде, хәзер мин аларга булышам. Бездә шулай кабул ителгән: башта алар сине тәрбияли, аннары бала ата-анасына булыша», дип сөйләделәр.

Буш вакытта кая барасыз, дигән сорауга, гаиләле булганнары шәһәрдә паркта йөреп керүдән башка, балалар белән барыр урын юк икәнен әйтте. Ә яшьләр бик тәртипле, инсафлы булып чыкты: начар гадәтләргә тискәре мөнәсәбәттә торалар,
дискотекаларга йөрмиләр. Насрулла дигән таҗик егете, мәсәлән, югары белем алырга планлаштыра.

Төрле милләт диаспораларын без Нәүрүз бәйрәмендә күрергә гадәтләнгән. Алар ел саен үзләренең аш-сулары белән сыйлый. Быел лениногорскилылар сумалак ашамлыгын авыз итеп карады. «Түгәрәк өстәл» барышында аны әзерләү тәртибе белән дә таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X