Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ТНВ телеканалы иҗат төркеме кунакта булды

Лениногорск шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы (ТНВ) иҗат төркеме кунакта булды.

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан шагыйрь, «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, Лениногорск районының Федотовка авылында туып үскән талантлы шагыйрә, җырчы, композитор, музыкант, Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче Людмила Аланлы һәм әдәбият сөючеләр белән әдәби очрашу узды.

Шәһәребезнең 11 гимназия һәм Федотовка авылы мәктәбе укучылары төбәгебез шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Очрашу шәһәребезнең истәлекле урыннары булу һәм танышу белән дәвам итте.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев