Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлекне тикшерделәр

Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов безнең униципаль районга эшлекле сәфәр кылды. Анда ул 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлеген бәяләде. Аны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Сергей Тимаков һәм «Лениногорск урманчылыгы»  җитәкче-урманчысы Александр Степанов озата йөрде.

 

Аерым алганда, Илгизәр Зарипов Лениногорск урманчылыгының Лениногорск һәм Зәй-Каратай участокларында ясала торган янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны карады, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге»  һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы»  җитештерү участогын карады.

Эш сәфәре ахырында Илгизәр Зарипов Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты. Очрашу кысаларында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта оешмаларның көчләрен һәм чараларын җәлеп итү тәртибе һ.б. турында фикер алышты.

 

https://tatar-inform.tatar

Фотолар: http://minleshoz.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев