Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яңа спорт традициясе (+ФОТОЛАР)

Лениногорскида “Милләтләр кроссы – Кросс наций” дип аталучы спорт бәйрәме традициягә кереп бара. Ул моннан берничә ел элек үткәрелә башлаган иде. Быелгы кросс 18 нче сентябрьдә булды.

Шәһәр мәктәпләре, уку йортлары, хезмәт оешмалары бу бәйгедә бик теләп катнашалар, ветераннар оешмасы да алардан калышмый. Шимбә көнне “Яшьлек “ спорткомплексына  йөгерүдә катнашучылар гына түгел, аларның җанатарлары да күпләп җыелды.

Иң беренче булып уку йортларында укучы кызлар старт алды. Алардан соң студент егетләр тизлектә көч сынашты. Шәһәр предприятиеләре һәм хезмәт оешмаларында эшләүчеләр дә, хатын –кызлар һәм ир-егетләр төркемнәренә бүленеп узыштылар. Хатын-кызлар өчен кросс – 1 километр булса, ир-егетләргә исә, 2 километр араны йөгереп үтү бурычы йөкләнгән иде. Ә ветераннар, шулай ук, 1 километр кросс йөгерделәр. Һәрвакыттагыча ветераннар бар нәрсәне үз вакытында һәм  җиренә җиткереп эшләргә тырышалар. Үзләренең әйтүенә караганда, йөгерү бәйгесенә килер алдыннан сайлау участокларына барып, тавыш та биреп чыгарга өлгергәннәр.

“Без, яшь чактан килгән гадәт буенча, сайлау көнен бәйрәм итеп күрергә өйрәнгән. Бу көнне элек-электән концертлар, спорт бәйрәмнәре була, кибетләр килә, тәмле-томлы  ризыклар сатыла иде. Милләтләр кроссын да шуның бер өлеше дип кабул итәм мин,”- ди ветеран- йөгерешче Хәлил Ибраһимов.  Ул ярышларда һәр елны катнашып килә, бу кросста ветераннар арасында беренче булды.

Милләтләр кроссын Лениногорскиның яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе оештырган иде. Йөгерешчеләрне  шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк сәламләде, җиңүчеләргә кубок һәм дипломнар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев