Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Хәдичә апа Хәлимованы юбилее белән котладылар (фотолар)

Юбилее уңаеннан, тыл хезмәтчәне Хәдичә Хәнип кызы Хәлимовага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкләрне шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды. 90 яшен тутыручы Хәдичә әби тумышы белән Яңа Шөгер авылыннан. Ямьле май аенда, гаиләдә икенче бала булып туган якташыбызны тормыш төрлечә сыный. Унынчы...

Юбилее уңаеннан, тыл хезмәтчәне Хәдичә Хәнип кызы Хәлимовага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкләрне шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды.
90 яшен тутыручы Хәдичә әби тумышы белән Яңа Шөгер авылыннан. Ямьле май аенда, гаиләдә икенче бала булып туган якташыбызны тормыш төрлечә сыный. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, яшүсмер кыз колхозда хезмәт куя. Аңа ул вакытларда урагын да урырга, борчагын да җыярга, көлтәсен дә бәйләргә туры килә. Тырыш һәм уңган кызны бригадир итеп тә сайлылар. Пенсиягә кадәр МСУ идарәсендә хисапчы булып эшләгән ул. Лениногорскида 1977 елдан бирле гомер кичерә.
- Урта хәлле тормышта, яхшы яшәдем. Без хезмәт сөеп узган буын, шуңа туксанга җиткәнмендер инде. Мин бәхетле ана, бәхетле әби, - ди ул.
Хәдичә әбине гомер бәйрәме белән котларга кызы Флюра, онык, оныкчылары һәм юбилярның бертуганының балалары күпләп килгәннәр иде. Алар киң күңелле Хәдичә әбигә иң мөһиме сәламәтлек һәм тыныч картлык теләделәр. Бәйрәм уңаеннан туганнары юбилярга фотосурәтләрдән матур плакат ясаганнар, тасма һәм үзенчәлекле кубок та бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев