Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче пенсионер ханым 300 мең сумнан артык акчасын мошенникларга тапшырган

Бу турыда аның 80 яшьлек тормыш иптәше эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән.

Олы яшьтәге гаиләнең өй телефонына аларның оныклары булып шалтыраталар, “онык” трубканы алган әбисенә нык дулкынланган тавыш белән  үзенең бик авыр юл-транспорт һәлакәтенә очравын һәм авария килеп чыгуга үзенең гаепле булуын әйткән.  Үзен эчке эшләр хезмәткәре дип таныштырган берәү аңардан соң трубканы алып,  өлкәннәргә оныкларының гаебе белән булган бу һәлакәтнең кеше гомере өзелүгә китерүен, мәсьәләне хәл итү өчен акча кирәк булачагын, акча артыннан курьер киләчәген белдергән.

Бик нык борчуга төшкән олы яшьтәге ханым, үзләре өчен берәмтекләп җыеп, саклаган бөтен акчасын курьерга биреп җибәргән.  Оныклары белән барысы да яхшы икәнлеген, бернинди фаҗига да булмаганлыгын, олы яшьтәге кешеләр соңрак белгәннәр.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тарафыннан курьерның шәхесе ачыкланган. Курьер булып килгән таксист,  такси  хезмәтенең мобиль сервисы аша заказ алган.  Заказ ясаучы үзенә ашыгыч рәвештә машинасын төзәтү өчен акча кирәгеп чыгуын, акчаны аның әнисеннән барып алып, күрсәтелгән исәпкә күчерүен  сораган. Таксида эшләүче ул әйткәннәрнең барысын да  башкарып чыккан.

Хәзерге вакытта оператив-эзләнү эшләре дәвам итә.

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскида яшәүче пенсионер ханым 300 мең сумнан артык акчасын мошенникларга тапшырган