Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүчеләрне түбәдәге боз һәм карның чистартылмавы борчый

Шәһәрдә яшәүчеләр, социаль челтәрләр аша, урам, йорт яннарының кардан чистартылмавы, түбәләрдәге бозлар хакында шикаять белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Вахитов урамындагы 5нче, Лермонтов урамындагы 44, 46. 48. 50 нче йортлар, Крупская урамындагы 2,4,4а,5 нче һәм тагын башка  күп территорияләрдә  кар чистартылмавын  белдергәннәр.  Шәһәр Башкарма комитеты  әлеге шикаять буенча, шушы юнәлештә хезмәт күрсәтүче оешмаларга кисәтү ясаган. Территорияләр кардан икенче көнне үк арындырылган.  Чистарту эшләре алга таба да дәвам итә.

   Кардан арындыру, төзекләндерү буенча сораулар килеп туса, Башкарма комитетына, (885595)5-06-12 телефонына шалтыратырга мөмкин.

 

http://#Лениногорск#жалобыжителей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев