Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида юбилярны котладылар

Мария Михайловна үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Ул 1931 елның 22 ноябрендә Лениногорск районында Писмән авылында туа. Писмән мәктәбен тәмамлый. 14 яшьтән кибеттә сатучы булып эшли. 1941 елда әтисе фронтка китә, әнисе дүрт бала белән ялгызы кала. Сугыштан соңгы елларда, яшүсмерләр кебек үк, авыл хуҗалыгын торгызырга булышалар.

1953 елда кияүгә чыга һәм Лениногорскига күчеп килә. СМУ-49да секретарь-машинист булып эшли. Намуслы хезмәте өчен хезмәт ветераны исеменә, Грамоталарга һәм бүләкләргә ия.

Ире белән алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр.

Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын теләде һәм бүләкләр, шулай ук Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев