Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидан Багауовлар гаиләсе актив режимда беренче сертификатка ия булды

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан актив режимда беренче ана сертификаты рәсмиләштерелде: Лениногорск шәһәреннән Багауовлар беренче сертификатка ия булды. Кечкенә тнарасыйга әле бер ай да юк.

 

Исегезгә төшерәбез, гаиләләр ана капиталын тизрәк алу гына түгел, аны рәсмиләштерүгә дә көч сарыф итмәсеннәр өчен бүгенге көннән башлап Пенсия фонды ана сертификатларын актив бирергә кереште.

«Бала туганнан соң ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштерелә, һәм гаилә, сертификат артыннан мөрәҗәгать итмичә, акча белән эш итә ала. Моның өчен Пенсия фонды мөстәкыйль эшли. Сервис бик уңайлы, һәм бүгенге көндә 120дән артык электрон сертификат бирелгән»,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында белешмәләр ПФРга Граждан хәле актларын теркәү дәүләт реестрыннан керә. Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм әнинең шәхси кабинетына Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында җибәрелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сертификат алу өчен, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) гражданинның расланган исәпкә алынуы булырга тиеш.

Искәртәбез! Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.

 
Лениногорск муниципаль районы буенча Пенсия фонды бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев