Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига Татарстанның 12 районыннан мөслимәләр килде (ФОТОЛАР)

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә узган “Гыйлем нуры” викторинасына Татарстанның 12 районыннан мөслимәләр килде.

Әлеге викторина шәһәребез мәчетендә 5нче ел рәттән уздырыла. Биредә катнашучылар дини-әхлакый яктан белемнәрен ныгыта, бер-берсе белән аралаша.

Викторинага кунак булып Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, көньяк-көнчыгыш казыятеннән Марат хәзрәт Марданшин килде.

Кунакларны һәм катнашучыларны шәһәр һәм район мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин сәламләде.

Районнардан килгән командалар дүртәр кеше булып төрле сорауларга җавап бирде. Сорауларның кайберсенә тиз генә җавап бирсәләр, икенчеләренә озак уйлап баш ваттылар.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев