Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, бәлки шушы кагыйдәләр буенча яшәргәдер?

Балачактан өлкәннәр барыбызның да колагына "тукып" торган: "Бүгенге эшеңне иртәгегә калдырма!" - дигән сүзләр, баксаң, халык әйтеме түгел, Американың өченче президенты, мәгърифәтче, АКШның Бәйсезлек декларациясе авторы Томас Джефферсон сүзләре, киңәше икән. Үләр алдыннан ул якыннарына көндәлек тормышта һәрчак файда китерәчәк ун кагыйдәне гел истә тотарга куша. Бу кагыйдәләр җәмәгатьчелеккә дә...

Балачактан өлкәннәр барыбызның да колагына "тукып" торган: "Бүгенге эшеңне иртәгегә калдырма!" - дигән сүзләр, баксаң, халык әйтеме түгел, Американың өченче президенты, мәгърифәтче, АКШның Бәйсезлек декларациясе авторы Томас Джефферсон сүзләре, киңәше икән.
Үләр алдыннан ул якыннарына көндәлек тормышта һәрчак файда китерәчәк ун кагыйдәне гел истә тотарга куша. Бу кагыйдәләр җәмәгатьчелеккә дә тарала. Һәм 1825 елда әйтелсә дә, алар Америкада бүген дә бик актуаль икән. Юкса, гади генә сүзләр, үтәмәслек берние дә юк.
Бәлки безгә дә шул кагыйдәләр белән яшәп караргадыр?
1.Бүген эшләп булган эшеңне иртәгегә калдырма.
2.Үзең хәл итәрдәй мәсьәләләр белән башкаларны борчыма.
3.Кулыңа акча кермәс борын аны туздыра башлама.
4.Арзанлы әйбер алма: азактан ул сиңа кыйммәткә төшәчәк.
5.Тәккәбберләнмә, ул ачлык-ялангачлыктан да кыйммәтрәккә төшә.
6.Ашау ягы кысан дип, беркайчан да үкенмә, чамасын белеп ашау файдага гына.
7.Теләп эшләгән эш арытмый.
8.Үзеңә кагылмаган бәхетсезлекләр турында уйлама.
9.Бөтен нәрсәгә дә җиңелрәк кара.
10. Ачуың чыкса, унга кадәр сана. Алай да бетмәсә, йөзгә кадәр сана, сүзеңне аннан соң гына әйт.
Чыганак: http://www.baltaci.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев