Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Эшкә - велосипедта» акциясенә кушылды (фотолар)

Россия күләмендә уздырыла торган бу чарада лениногорскилылар да читтә калмады. Иртән сәгать җидедә үк шәһәребез урамнарыннан "тимер ат"ларда җилдерәтеп үтте. Иң беренчеләрдән булып велосипедта эш урынына шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов килде. Башкарма комитетта эшләүче кызлар да көлешә-көлешә велосипедта килеп җитте....

Россия күләмендә уздырыла торган бу чарада лениногорскилылар да читтә калмады.


Иртән сәгать җидедә үк шәһәребез урамнарыннан "тимер ат"ларда җилдерәтеп үтте. Иң беренчеләрдән булып велосипедта эш урынына шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов килде. Башкарма комитетта эшләүче кызлар да көлешә-көлешә велосипедта килеп җитте.

Шашин, Морякова, Тукай урамнарында иртән-иртүк бу файдалы транспортта ашыгучы кешеләрне очратырга була иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев