Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга "бәхет хатлары" электрон почтага киләчәк

Хәзер лениногорскилыларга юл кагыйдәләрен бозу турындагы "бәхет хатлары"н, ягъни карарларны электрон юл белән электрон почталарына алу мөмкинлеге барлыкка килде, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Юл хәрәкәте өлкәсендә кагыйдәләрне бозган очракта, фото-видеофиксацияләр системасын кулланып, төзелгән карарларны электрон почтада кабул итәргә мөмкин. Мондый мөмкинлектән бер мең ярымнан артык лениногорскилы һәм йөз уннан...

Хәзер лениногорскилыларга юл кагыйдәләрен бозу турындагы "бәхет хатлары"н, ягъни карарларны электрон юл белән электрон почталарына алу мөмкинлеге барлыкка килде, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.

Юл хәрәкәте өлкәсендә кагыйдәләрне бозган очракта, фото-видеофиксацияләр системасын кулланып, төзелгән карарларны электрон почтада кабул итәргә мөмкин. Мондый мөмкинлектән бер мең ярымнан артык лениногорскилы һәм йөз уннан артык юридик зат куллана ала.

Элегрәк карарлар почта аша тоткарланып килә иде. Шушы елның 1 гыйнварыннан административ хокук бозулар турындагы Кодекска төзәтмәләр кертелде, хәзер аның нигезендә машина йөртүче, карар чыккач, 20 көн эчендә штрафны түләсә, ярты бәясен генә түли ала. Димәк, мондый очракта тиз арада электрон почтага килгән карар үз көчен югалтмый.

Гариза бланкларын дәүләт автомобиль инспекциясенә мөрәҗәгать иткәндә, юл патруль хезмәтеннән алып була. Моның өчен физик затның ИНН һәм транспорт чарасының теркәлү таныклыгы копиясе булу кирәк. Юридик затларга исә юридик зат булуы турында мәгълүматлар документы һәм транспорт чарасының мәгълүматлары кирәк.

фото: https://yandex.ru/images/search?img_url=http%3A%2F%2Fgolosua.vtg.com.ua%2Fimages%2Fitems%2F2014-02%2F05%2FXhxHgKnI5hFZ7mvq%2Fimg_top.jpg&p=3&text=%D0%BF%D0%B8%D1%81%D1%8C%D0%BC%D0%B0%20%D1%81%D1%87%D0%B0%D1%81%D1%82%D1%8C%D1%8F%20%D0%BE%D1%82%20%D0%B3%D0%B8%D0%B1%D0%B4%D0%B4%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&noreask=1&pos=133&rpt=simage&lr=11126

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев