Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга төрле юнәлештә субсидияләр бирелергә мөмкин (Шартлары)

Мал асраучыларга дәүләт ярдәм кулы суза. Төрле юнәлештәге субсидияләр каралган. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, ярдәмнәр быел да булачак, Татарстан Министрлар Кабинетының шул хактагы Карары басылган. Сөтчелек юнәлешендәге мини-ферма төзүдәге чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидия бирелә. Аның өчен ферманың яртысы диярлек әзер булырга кирәк. Субсидия алганнан соң, сарайны алты...

Мал асраучыларга дәүләт ярдәм кулы суза. Төрле юнәлештәге субсидияләр каралган. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, ярдәмнәр быел да булачак, Татарстан Министрлар Кабинетының шул хактагы Карары басылган.
Сөтчелек юнәлешендәге мини-ферма төзүдәге чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидия бирелә. Аның өчен ферманың яртысы диярлек әзер булырга кирәк. Субсидия алганнан соң, сарайны алты ай дәвамында төзеп бетерергә тиеш. Сигез баш сыер өчен төзергә уйласагыз, субсидия алган вакытта йортта өч баштан да ким, биш баш сыер өчен булса, ике баштан да ким булмаска тиеш. Сыер санын биш ел дәвамында саклау - төп шартларның берсе. 8 сыер өчен төзеләчәк мини-фермага - 200 мең, 5 сыерлы сарайга - 120 мең сум субсидия каралган.
Шәхси хуҗалыкка тана алырга теләүчеләргә дә ярдәм бар. Бер тана өчен яисә берне бозаулаган сыерга 15 мең сум бирелә. Алар нәселле дә булса, 20 мең каралган. Субсидия күләме сатып алынган терлекләр бәясенең яртысы чамасында булачак.
Кош-корт булдырырга теләүчеләр дә ярдәмгә өметләнә ала. Бер баш каз һәм күркәгә - 100, үрдәккә - 80, бер баш бройлер-чебигә 30 сум каралган. Субсидия алганда кайбер шартларны үтәргә:
1 айдан зур булмасын
үрдәкләрне, бройлер-чебиләрне 2 ай дәвамында, каз-күркәләрне 4 ай дәвамында баш санын сакларга
бер хуҗалыкка илледән йөз башка кадәр кош-корт алырга
кошларга ветеринар документның булуы кирәк.
Сыер асрау мәшәкатьле дә, чыгымлы да диябез. Ә бит сыерга тотылган ветеринар профилактик чараларның чыгымын кайтарып була, бер өлешен булса да, ярдәм әле ул. Субсидия бер сыерга 300 сум исәбеннән чыгып исәпләнелә. Хуҗалык кенәгәсендә сыер саны күрсәтелү - төп шарт. Субсидияне алу өчен ветеринар хезмәткә килешү дә кирәк булачак.
Өч яшьтән зуррак булган биягә тотылган азыкның да акчалата бер өлешен кайтарып була. Бер биягә 3 мең сум каралган, шулай да тотылган азык бәясенең 70 проценттан артыгы түләнми.
Субсидияне алу өчен тупас, концентрацияле азык алу турындагы документлар кирәк һәм бияне ел ахырына кадәр сакларга.
Субсидия буенча сораулар туган очракта авыл хуҗалыгы идарәсенә, 204 кабинетка мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефон 5-25-96
Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев