Заман сулышы

Лениногорскилылар “Җәлил укулары”ның зональ этабында катнашты

Кичә, 28 ноябрь көнне Бөгелмәдә “Җәлил укулары” халыкара бәйгесенең зона туры узды. Лениногорскидан 31 конкурсант катнашты.



9 яшьтән 25 яшькә кадәр булган шигырь сөйләүчеләр үз осталыкларын күрсәтте. Бөгелмәгә  республиканың 7 районыннан килделәр.

Барлык катнашучыларга сертификат тапшырылды, ә нәтиҗәләр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылачак.

4 яшьтән 8 яшькә кадәр булган катнашучыларның видеоязмалары Казанга, комиссия тарафына  җибәрелде.

 

Венера Нигъмәтуллина фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: