Лениногорскилылар, сак булыгыз: Лениногорскида коронавирусның ике яңа очрагы ачыкланды
Татарстанда узган тәүлектә COVID-19ның яңа 43 очрагы ачыкланган, шулардан ике очрак Лениногорскига туры килә.
Татарстанда узган тәүлектә йоктыручыларның 18е - госпитализацияләнгән, 25 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 дән - 30 яшькә кадәр - 3, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 10, 50 дән - 60 ка кадәр - 9 , 60 тан – 70 яшькә кадәр - 9 очрак, 70 яшьтән – 80 гә кадәр – 4, 80 нән - 90 яшькә кадәр – 6 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча карасак: Казанда 19 очрак, Чаллыда 4 очрак, шулай ук Биектау, Зеленодольскида дүртешәр очрак ачыкланган.
Түбән Камада – өч, Лаеш, Лениногорск – ике, Питрәч, Кукмара, Теләче берешәр очрак ачыкланган.
Барлыгы 16 июньгә Татарстанда COVID-19 диагнозы 4001 кешегә куелган.
Периодның барлык чорында 2835 кеше дәваланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев