Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар "Татарча диктант" акциясенә кушылачак

Дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү акциясе якынлаша.

 

Быел Россия Федерациясе күләмендә Халык санын алу көтелә, «Татарча диктант» акциясе әлеге вакыйга алдыннан бигрәк тә шаулатып уздырасы килә, ди оештыручылар.

Акциянең максаты: татар теленә игътибарны арттыру, татар телендә грамоталы дөрес язуга омтылу, татар теле укытучыларын популярлаштыру.

Быел 30га якын чит ил, 70кә якын Россия Федерациясе төбәкләре әлеге акциягә кушылачак.

Лениногорскида 11нче гимназиядә, авыл мәктәпләрендә, шәһәрдә Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә,  "Ихлас" мәчетендә, Мәдәният сараенда "Татарча диктант"ны язып булачак. Диктант язу 10 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә башлана. Белешмә өчен телефон: 885595 5-15-55

Диктантны шулай ук онлайн язып та була. http://diktant.tatar/ сайтына кереп, диктант язу мәйданчыклары картасын ачарга.

Диктант язып, 30 көн узганнан соң, http://diktant.tatar/ сайтында “Билгем нинди” төймәсенә басып һәм үз бланкыгызда күрсәткән сер сүзне кертеп, диктант билгесен белергә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев