Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның муниципаль хезмәткәрләре волейбол турнирында призлы урыннар яулады

Муниципаль хезмәткәрләр һәм авыл җирлеге башлыклары спортка якын һәм аның белән дус булуларын күрсәттеләр.

Шушы көннәрдә Зеленодольск шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында, ир-егетләр командаларының волейбол турниры булды. 

Ярышларда республиканың төрле районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 12 команда, спорт һәм актив яшәү рәвешен яратучы 120ләп спортчы катнашты. Әлеге командалар арасында, билгеле, Лениногорск командасы да көч сынашты.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов җитәкчелегендәге муниципаль хезмәткәрләрдән һәм авыл җирлекләре башлыкларыннан торган лениногорскилылар командасы бу турнирда төрле районнарның  командалары белән  биш очрашу үткәрде. Бу уеннарның өчесе безнекеләр файдасына җиңү белән тәмамланды.

Турнир нәтиҗәләре буенча Лениногорск командасы 12 команда арасында 6 урынны яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев