Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның спорт мәктәбендә шахмат ярышлары оештырылды

Шәһәребезнең 2нче спорт мәктәбендә биш көн буена шахмат турнирлары дәвам итте. Шушы көннәрдә балалар һәм үсмерләр арасында Лениногорск Беренчелеге ярышлары булды.

Бу ярышларда 11 яшькәчә һәм 13 яшькәчә малайлар, кызлар, 15 һәм  17 яшькә кадәр булган үсмер егетләр һәм кызлар, әлеге мавыктыргыч һәм нык уйлану таләп итә торган уенда бер-берләрен сынадылар. Әлбәттә, һәркем җиңүгә өмет итеп киеренке көрәш алып барды. Яшь шахмат осталары туган елларына карап, дүрт категориягә бүленеп уйнадылар. Һәр төркемнең үз җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланды. 

11 яшькә кадәрле балалар арасында беренче урыннарны Василиса Михайлова һәм Игорь Ивановский яулады. Икенче урыннарда – Лаура Гыйльмурадова һәм Камил Сарыймов. Алинә Галимова һәм Захар Николаев –  өченче.

13 яшькәчә булганнар төркемендә  Анастасия Мустаева һәм Нияз Нуретдинов – беренче, Раяна Мортазина белән Арсений Лысак икенче урыннарны яуладылар, ә өченче урыннарда – Ләйсән Галимова һәм Даниил Елисеев.

15 һәм 17 яшькәчә булган категориядәге уенчылар арасында Әмир Алиев, Варвара Фролова, Максим Снурницын – беренче урыннарда, икенче урынны –Дмитрий Шуваткин, Снежана Лысенко һәм Артур Гәрәев яулады, өченче урын – Артур Шандинов һәм Степан Алаевта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскиның спорт мәктәбендә шахмат ярышлары оештырылды