Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Ак калфак» оешмасы Сабан туйга әзерләнә башлады (фотолар)

Чираттагы очрашуда алар калфак чигеп кенә калмады, ә күлмәк өлгеләрен сайлады, аның нинди төстә һәм нинди фасонда булачагы турында тәфсилләп сөйләштеләр. Ниятләре Сабан туйга кадәр милли киемнәрен өлгертеп, халык алдында чыгыш ясарга. Очрашуга гармунчы Равиль Гыймадиев та чакырылган иде. Аның белән берлектә "Ак калфак" лар чыгыш ясар өчен җырлар да...

Чираттагы очрашуда алар калфак чигеп кенә калмады, ә күлмәк өлгеләрен сайлады, аның нинди төстә һәм нинди фасонда булачагы турында тәфсилләп сөйләштеләр. Ниятләре Сабан туйга кадәр милли киемнәрен өлгертеп, халык алдында чыгыш ясарга.

Очрашуга гармунчы Равиль Гыймадиев та чакырылган иде. Аның белән берлектә "Ак калфак" лар чыгыш ясар өчен җырлар да сайладылар. Алар татар халкыбызның "Төймә", "Китмим әле яшьлегемнән", "Хафизәләм-иркәм" җырларында тукталды. Бу очраклы гына түгел, оешманың төп максаты - яшь буынга онытылып барган җырларны җиткерү, халкыбызга гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтү дә бит.

Зилә Мөдәрисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев