Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның “Үлемсез полкы”

Бөек Җиңүнең җитмеш беренче еллыгын каршы алырга әзерләнәбез. Әле шушы көннәрдә шәһәр һәм район ветераннар советында "Лениногорскилыларның үлемсез полкы" стендын ачу тантанасы үтте. Төрле буын вәкилләре җыелган иде: арада күкрәкләренә медальләр таккан сугыш ветераннары да, иҗтимагый тормышта актив катнашучылар да, мәктәп укучылары да бар. Әлеге стенд бүлмәнең бер як стенасын...

Бөек Җиңүнең җитмеш беренче еллыгын каршы алырга әзерләнәбез. Әле шушы көннәрдә шәһәр һәм район ветераннар советында "Лениногорскилыларның үлемсез полкы" стендын ачу тантанасы үтте.


Төрле буын вәкилләре җыелган иде: арада күкрәкләренә медальләр таккан сугыш ветераннары да, иҗтимагый тормышта актив катнашучылар да, мәктәп укучылары да бар. Әлеге стенд бүлмәнең бер як стенасын тулысы белән диярлек алып, киләчәк буынга аз сүз белән күп нәрсә сөйләүче мәгълүмат чыганагы булып торачак. Анда безнең төбәктә туып үскән унбиш Советлар Союзы Героеның исемнәре һәм фотосурәтләре, яу кырына районыбыз авылларыннан китүчеләр саны бирелгән.

- Сугыш тәмамлануга җитмеш беренче ел китсә дә, яңа тарихи фактлар ачылып тора. Ветераннарның онык һәм оныкчыклары җиңү көнен якынайткан абый-бабалары, апа-әбиләренә кагылышлы вакыйганы яңарту буенча эзләнүен дәвам итә. "Лениногорскилыларның үлмәс полкы" - үзе бер тарих, яшь буынга хатирәләрне җиткерүче файдалы һәм кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булып торсын, - диде ветераннар советы рәисе Марс Исхаков.

Бу көнне Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышланган "Росиядә патриотлар үстерәбез. Яшибез һәм хәтерлибез" акциясенә старт бирелде. Чарага килгән ветераннар, 2 нче мәктәп волонтерлары һәм барлык катнашучылар 9 Май бәйрәмен күтәренке рухта, лаеклы каршы алачакбыз дип таралышты.

Зилә Мөдәррисова

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев