Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Түбән Чыршылы мәктәбенә ветеран-укытучылар җыелды

Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Түбән Чыршылы урта мәктәбенә ветеран - укытучыларыбызны кунакка чакырдык. Әлеге язмада сүзем алар турында. Уңган-булган укытучы апа Бүгенге көндә авылыбызда тугыз ветеран - укытучы исәпләнә. Араларында шушы авылда туып үскәннәре дә, читтән килеп, бу якларны үз итеп, урнашып калганнары да бар. Иң өлкән укытучыбыз Зифа апа...

Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Түбән Чыршылы урта мәктәбенә ветеран - укытучыларыбызны кунакка чакырдык. Әлеге язмада сүзем алар турында.
Уңган-булган укытучы апа
Бүгенге көндә авылыбызда тугыз ветеран - укытучы исәпләнә. Араларында шушы авылда туып үскәннәре дә, читтән килеп, бу якларны үз итеп, урнашып калганнары да бар. Иң өлкән укытучыбыз Зифа апа Гыйләҗева гомере буе башлангыч сыйныф укытучысы булган. Ул сугыш чорында эшли башлый. "Балаларның моңсу, сагышлы күзләрен күреп, йөрәк әрни иде", - дип сөйли. Күбесенең әтиләре сугышта, кайберләре өчпочмаклы кара кәгазь алган - әтиләрен сугышта югалткан. Менә шул балаларның күңеленә белем орлыклары салып, тормышка өмет уяту, белемле итү - аның төп максаты булган.
Мөслимә Зиннур кызы Әхмәдиева тумышы белән Иске Иштирәк авылы кызы. Бөгелмә педучилищесында белем алып, 1956 елда Чыршылыда пионервожатый булып эшли башлый. Бераз вакыт Кирлегәчкә китеп, башлангыч сыйныфлар укыта. 1974 елда янәдән Чыршылы мәктәбендә белем бирә башлый. Укытучы балалар белән бик тиз уртак тел таба. Алар шатланып, апалары белән берлектә төрле конкурс, бәйгеләрдә катнашып, грамота, рәхмәт хатлары ала. Мөслимә апа «Ленинның 100 еллыгы» медаленә ия. Аның егерме Мактау грамотасы бар. Дүрт дистә елга якын балалар тәрбияләгән, мәктәптә эшләп күп көч түккән ул. Укучылары һәрвакыт кереп хәлен белеп, сөйләшеп чыгалар. Ул аларны ачык йөз белән каршы ала, сөенеп озатып кала. Йорты һәрвакыт чиста-пөхтә, бакчасы искиткеч матур, күз явын алырдай чәчәкләр үсеп утыра.
Авылыбызның мактаулы кешеләре
Киләчәк буынга үрнәк итеп сөйләрлек кешеләрнең берсе - Мөслимә апа Хәсәншина. Ул Чирмешән районы Лашман авылында туып үскән. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган кыз, баштан укытучылыкка укырга керә. Төрле сәбәпләр аркасында, укуын ташлап торырга туры килә. Тик белем алырга омтылышы сүнми, 1956 елда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә керә. 1959 елда районыбызның "Спартак" колхозына агроном итеп җибәрәләр. Мөслимә апа техникумда алган белемен оста итеп эшкә җигә. Исеме почет тактасыннан төшми, үзе социалистик ярыш алдынгысы, коммунистик хезмәт ударнигы значогы белән бүләкләнә. 1971 елда Мөслимә апа мәктәптә биология укыта башлый. Бер яктан балаларда биология фәненә мәхәббәт уятса, икенче яктан туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияли. Ул укыткан балалар биология буенча олимпиададан беренче урыннарны алып кайта. 1985 елда халык Мәгарифе отличнигы медаленә лаек була, аңа укытучы - методист исеме бирелә. Мөслимә ападан камил акыл, сабырлык, тыйнаклык бөркелеп тора.
Рәфкать Зиннәтулла улы Шәфигуллин тумышы белән Буа районыннан. 1970 елда Казан педагогия институтын тәмамлап, безнең авылга военрук булып эшкә килә. Егетләр армиядән Рәфкать абыйга рәхмәтләрен юллый, чөнки армиягә физик яктан әзерлек белән китәләр. 50 елга якын эш стажы бар аның. Бик озак еллар иң авыр фәнне-математиканы укытты. Ул елларда укучылар бәйгеләрдә гел алдынгы урыннарны гына яулады. Остазыбыз «Мәгариф отличнигы» исеменә лаек. Ул әле балта остасы да, гармунчы, ветераннар советы рәисе, авылыбызның хөрмәтле агасы, биш оныкның яраткан бабасы.
Хөрмәт өчен рәхмәт
Укытучы - авыл җирендә гел игътибар үзәгендә. Аның яшәү рәвеше дә, сөйләшүе дә, киенүе дә башкалар өчен үрнәк булырга тиеш. Шундыйларның берсе - Сәлия апа Гафурова. Ул - РСФСРның атказанган укытучысы, күп еллар завуч, директор булып эшләгән кеше. Искиткеч сабыр, мөлаем, сөйкемле, тыныч холыклы ул. Ә химия, биология укытучысы буларак, аның күп кенә укытучылары югары уку йортларын тәмамлады. Мәктәп директоры вазифаларын башкару ул вакытта бик җиңел булмый. Котельныйга ягулыкны Шөгердән ташыганнар. Ашханәдә аш утын белән ягып пешерелгән. Утын, ягулык турында да гел кайгыртып торырга кирәк булган. Сәлия Галимовна оста җитәкче, педагог булды. Быел аны Казанга укытучылар көненә багышланган тантаналы концертка чакырдылар.Сәлия Галимовна, Казан шәһәрен күреп, республикадан җыелган укытучылар белән бергә кунак булып, сөенеп кайтты. Ветеран - укытучыбызны хөрмәтләгәннәре өчен җитәкчеләргә рәхмәт яусын.
Роза Арслан кызы Гыймадиева Зәй- Каратай авылында туып үскән. 1970 елда Түбән Чыршылыга балалар укытырга килә . Биредә ул өлкән сыйныф укучыларына математика, алгебра, геометрия фәннәреннән белем бирә. 33 ел эшләү дәверендә, Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны кебек мактаулы исемнәргә лаек була. Хәзер Роза апабыз лаеклы ялда. Оста бакчачы, күп төрле сортлы алмагачлары чиләк-чиләк алма бирә. Көз көне Роза апа аларны чын күңеленнән дусларына, туганнарына тарата. Оста фотограф та иде. Ул төшергән фоторәсемнәр күп кешеләрнең фотоальбомында саклана.
Тыйнак һәм тырыш алар
Түбән Чыршылы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлия Гата кызы Гәрәева үзенең хезмәт юлын әлеге мәктәптә башлап җибәрә. Эшенә чын күңелдән бирелгән, үз сүзен кистереп әйтә белгән ялкынлы яшь кадрны коллективта бик тиз яратып өлгерәләр. Бераздан аңа башлангыч сыйныфларны укытуны ышанып тапшыралар.Ул әлеге хезмәтенә 37 елын багышлый. Гөлия Гәрәева укыту-тәрбия эшенә җитди карый: белемен күтәрә, яңалыкка омтыла. Аңа белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы билгесе бирелә. Белем бирүдә осталыгы, таләпчәнлеге, кирәк чакта кырыс та була белүе яшь кадрларга үрнәк булып тора. Ярдәм сорап килүчеләргә акыллы киңәшләрен дә, көчен дә, вакытын да кызганмый ул. Гөлия Гәрәева авыл тормышы белән кайнап яши. Әйтергә кирәк, төрле концерт, кичәләр аннан башка узмый иде. Гаиләсендә аны сөйкемле хуҗабикә, кадерле әни, туган-тумачаларына зур терәк буларак яраталар. Тормыш юлдашы Әхәт Гәрәев белән бергә ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Розалия белән Гүзәлия тәрбияле, тәртипле, әти-әнисен хөрмәтләп, дус - тату яшиләр.
Әлфия Нәҗип кызы Әхмәдиева укучыларга математика укытты. Күп еллар завуч булып эшләде. Хезмәттәшләре белән уртак тел табып, эшне дөрес итеп, җиренә җиткереп башкарды. Һәрвакыт пөхтә, әдәпле, тыйнак, тырыш, уңган. Ике ул тәрбияләп үстерде. Алар тәртипле, итагатьле булып үсте.
Розалия Солтан кызы Сафинаның педагогик эш стажы дүрт дистә елдан артып китә. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларны әдәбият геройлары аша бары тик яхшы сыйфатларга гына өйрәтеп, яхшы кеше булып үстерергә күп көч куйды. Завуч булып эшләгәндә, истә калырлык күп кенә тәрбия чаралары оештыра. Төрле республикалар турында мәгълүмат җыеп, альбом туплап, чыгыш ясауларын әле дә искә ала укучылар. Директор булып эшләп, Түбән Чыршылы мәктәбен, Ирткутск шәһәренә барып, күрсәтеп кайтты ул. Мәктәптә Р.Фәхреддин музее оештыруда укучы, укытучыларның эшен дөрес оештырып, зур уңышларга иреште. Оста бакчачы, чәчәкләр үстерүче, тәмле ашлар пешерүче, 4 бала анасы, 3 оныкның әбисе.
Әйе, менә шундый безнең остазларыбыз. Аларның һәркайсы тыйнак итеп, җиренә җиткереп үз эшен башкарган. Нәтиҗәсе: бәхетле, дәрәҗәле тормыш юлы. Рәхмәт сезгә, кадерле апа-абыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined