Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Шашин урамында ишегалды бәйрәме узды (+фотолар)

Лениногорскиның Шашин урамы 53 нче йорт каршында 11 нче Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе ишегалды бәйрәме үткәрде.

Ишегалды бәйрәменә шактый гына халык җыелган, күпчелеге балалар. Алып баручы Наталья Сивачева барысын да сәламләп бәйрәмне башлап җибәрде.


Лениногорскида төрле милләт халкы яши. «Без барыбыз да дус һәм тату, бер-беребезнең милләтен хөрмәт итеп яшибез», дип төрле милләткә кагылышлы викторина да үткәреп алды. 

Бәйрәмгә шәһәр башлыгы Рәгать Хәсәенов та килгән иде. Шәһәрдә һәм районда төзекләндерү эшләре баруы, район кырларында урып-җыю эшләре дәвам итүе, кышкылыкка малларга азык-төлек әзерләү тулы рәт белән бара, ди ул. 

«Тиздән шәһәребез Нефтьчеләр көнен билгеләп уза. Бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык булыр, дип ышанып калам. Дәүләт программалары ярдәмендә шәһәребездә парклар һәм скверларда, мәктәп һәм балалар бакчасы белән шифаханәләрдә төзекләндерү эшләре бара, бәйрәмгә кадәр өлгермәсәк тә, кыш ае җиткәнче тырышабыз инде, ди. Тиздән Яшьләр үзәге белән яңа төзелгән Боз сарае ачылырга тиеш», дип сөйләп үтте ул. 

Рәгать Хөсәенов, шулай ук, 11 нче Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенә кергән микрорайонда яшәүче, актив булган хатын-кызыбыз, чараларны үткәрергә булышучы Надия Әхмәровага Рәхмәт хаты тапшырды. 

Бәйрәм барышында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе дә үткәрелде. Шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов белән аның урынбасары Гөлфирә Рафикова өч булачак беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары наборы тапшырды. Алар — Эмилия Булыгина, Дамир Җиһангиров һәм Ранис Ризванов. 


Ишегалды бәйрәменә Эчке эшләр бүлегеннән Рүзил Гарипов та килгән иде. Ул халык белән сөйләшү үткәрде. Шәһәрдә мошенниклык очраклары булып торуын, аларга ышанмаска һәм бирешмәскә икәнен аңлатты. Күптән түгел, Лениногорскида яшәүче бер әбинең мошенниклар тозагына эләгүен дә искә төшерде. Без бу хакта «Заман сулышы» сайты һәм газетында язып чыккан идек инде. 

Бәйрәмнең күңелле мизгелләренә дә тукталып үтик. Ишегалды бәйрәмендә «Дуслык» һәм «Рябинушка» ансамбльләре матур җырларын халыкка бүләк итте. 


Балалар белән аниматорлар төрле уеннар уйнады. Соңыннан балалар алар белән бергә флешмоб та биеп күрсәтте. 

Бәйрәм чыннан да онытылмаслык, истә калырлык булып халык күңеленә хуш килде. 

Рамия Гарифуллина фотолары һәм мәгълүматы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев