Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы тыл хезмәтчәне Зиәдә Хәсәншинаны район башлыгы котлады (ФОТОлар)

Бөек Ватан сугышы ветераннарын,тыл хезмәтчәннәрен алар тормышындагы мөһим вакыйгалар белән котлау – безнең районда күркәм гадәт булып тора.

Бүген котлауларны  Лениногорскида гомер итүче  тыл хезмәтчәне Зиадә Хәйрулла кызы  Хәсәншина  кабул итте, аңа 90 яшь тулды.
Зиадә әби  кеше белән аралашырга, кунакларны каршы алырга ярата. Менә бүген дә аның  якты йорты кунаклардан гөрләп торды. Бәйрәм уңаеннан,  әнисе янына  улы Альберт, килене Галина, онык-оныкчыклары, күршеләре, туганнары  күпләп килгән иде. Юбилярны администрациядән, Зәидә әбинең элекке  эш урыныннан да зурладылар. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов  хөрмәтле ветеранга  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын  һәм бүләкләр тапшырды.
Зиадә  Хәсәншина  тумышы белән  Куакбаш авылыннан, гаиләләрендә бишенче бала булып туа. Аңа сугыштан соң авыр елларда күп тырышырга туры килә. Яшьтән хезмәт сөюче кыз тормышта югалып калмый. Лаеклы ялга чыкканчы,  егерме елдан артык «Водоканал”  оешмасында хезмәт куя.  Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
 Хәзерге көндә Зәидә әби  балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.

Текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова

Тулырак язманы "Заман сулышы" газетының 22нче март санында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев