Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Машинаны куркыныч йөрткән өчен җаваплылык турында закон проектын Дәүләт Думасы хуплады

Исерек хәлдә машина йөрткән өчен җаваплылык турында закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.

Анда транспортны конфискацияләү җаваплылыкның бер чарасы буларак карала. РИА Новости шул турыда яза.

Элегрәк проект авторларының берсе - Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Яровая хәбәр иткәнчә, инициативаның максаты - машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең һәм пассажирларның гомерен саклап калу, шулай ук административ хокук бозулар һәм җинаятьләрне кисәтү.

Закон проекты буенча, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр кабат транспорт чарасы белән идарә иткән очракта, аларга административ җәзаны арттыру һәм 50-100 мең сум штраф (суд карары белән) билгеләү тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев