Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәмәгать транспортында 35 казанлы битлексез булган

Җәмәгать транспортында 35 кеше битлексез йөргән. Бу хакта Татарстан башкаласының транспорт комитетында хәбәр иттеләр.

 

Комитет, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре 358 автобус, трамвай һәм троллейбусны тикшерде. Рейд җәмәгать транспортының 30 тукталышында узды.

Белгечләр 35 закон бозучыны ачыклаган. 34 пассажир тикшерүчеләрнең кисәтүләреннән соң ук битлек кигән, ә берсенә җәмәгать транспортыннан чыгарга туры килгән.

Еш кына җәмәгать транспортында студентлар һәм кечкенә балалары булган әниләр битлексез йөри – соңгылары сабыйга битлек кияргә кирәкми, дип саный.

Лениногорскилыларга мөрәҗәгать итеп, җәмәгать транспортында йөргәндә шәхси саклану чаралары турында онытмаска дип әйтәбез. Тикшерү безнең районда да бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев