Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп укучыларына акчалата түләү алу өчен гаризалар кабул итү тиздән тәмамлана

Мәктәп укучыларына 10000 сум акча алу өчен әлегә кадәр гариза тапшырмаган ата-аналар гариза белән 2021 елның 31 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан Бyлекчәсе хәбәр итә.

 


Гаризаны 6 яшьтэн 18 яшькәчә балалары булган гаиләләр балага 6 яшь 2021 елның 1 сентябренә, ә 18 яшь 2021 елның 3 июленнән соң тулган очракта яза ала.

Әлеге туләү укуларын гомум белем бирү программасы буенча дәвам итүе 18 яшьтэн 23 яшькәчә инвалидларга hәм сәламәтлекләре чикле  гражданнар өчен дә каралган. Балаларның һәм ата-аналарның, уллыкка алучы яисә попечительләрнең Россия гражданнары булулары һәм Россия территориясендә яшәүләре дә төп шартларның берсе булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X