Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәпләрдә — яңа дәрес

Росия Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырым һәм Севастопольнең Россия составына кертелүенә бер ел булу уңаеннан тематик дәрес эшләгән. "Без бергә" дип аталучы дәрес Россия мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары өчен каралган. Министрлык төбәкләргә әлеге дәрес күрсәтмәсе һәм эчтәлеген җибәргән инде. Мәктәп укучыларын борынгы чордан алып, бүгенгә кадәрге Кырым тарихы белән таныштырачаклар....

Росия Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырым һәм Севастопольнең Россия составына кертелүенә бер ел булу уңаеннан тематик дәрес эшләгән. "Без бергә" дип аталучы дәрес Россия мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары өчен каралган. Министрлык төбәкләргә әлеге дәрес күрсәтмәсе һәм эчтәлеген җибәргән инде.
Мәктәп укучыларын борынгы чордан алып, бүгенгә кадәрге Кырым тарихы белән таныштырачаклар. Шулай итеп, укучылар Кырымның 1783 елда Россия составына керү тарихы, 1854-1855 еллардагы Кырым сугышы хакында мәгълүматлы булачак. Шулай ук укучыларга Бөек Ватан сугышы вакытында Кырымның керткән өлеше, Севастопольне батырларча саклау турында да сөйләнәчәк.
Мәктәпләрдә узачак дәрес вакытында узган елның мартында Кырым һәм Севастопольдәге референдум хакында аңлату да планлаштырыла.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп

2
X