Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәптә туклану өчен тотыла торган азык-төлек бәяләренә контрольне көчәйтергә куштылар

Россия төбәкләренә мәктәп укучыларын тукландыру өчен тотыла торган азык-төлек бәяләренә мониторинг уздырырга кирәк. Шундый йөкләмә белән Россиянең Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов чыгыш ясады. Ведомствоның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Вазгыять намуссыз тәэмин итүчеләрнең базардагы спекулятив гамәлләре аркасында кискенләшергә тиеш түгел. Моны компетентлы органнар күзәтә инде, төбәкләрне дә әлеге процессларны игътибарга алырга чакырабыз», — дип белдерде министр.

Аның мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 7,5 миллионнан артык башлангыч сыйныф укучысы кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Вазгыять контрольдә, тәэмин итүдә өзеклекләр көтелми.

Искәртеп узабыз, Федераль Җыелышка - 2020  юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 1 - 4 сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү йөкләмәсе белән мөрәҗәгать итте.

Хөкүмәт 2022 елда мәктәпләрне кайнар аш белән тәэмин итүгә 63 млрд сум юнәлдерәчәге турында хәбәр иткән иде.

https://tatar-inform.tatar/news/maktapta-tuklanu-ocen-totyla-torgan-azyk-tolek-bayalarena-kontrolne-kocaiterga-kustylar-5852829

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәптә туклану өчен тотыла торган азык-төлек бәяләренә контрольне көчәйтергә куштылар