Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өйгә эш эшләгәннән соң чак җан тәслим кылмаган

Кытайда яшәүче бер хатын улы белән өйгә эшләр эшләгәннән соң чак теге дөньяга китми калган.

 

Хубэй провинциясендә яшәүче  Сюй исемле бер хатын 7 яшьлек улының укудагы уңышлары өчен бик көенә һәм аны берничә өстәмә секция, түгәрәккә яздыра, кичләрен аның белән үзе дә шөгыльләнә.

Җомга көнне кич Сюй улына математикадан мәсьәлә аңлатырга тырышып утыра, әмма улы берничек тә аңламый. Сюй бик нык борчылып, ачуы чыга һәм йоклый алмасмын дип куркып берьюлы җиде төймә йокы даруы эчә. Башта тынычланган кебек була, әмма соңрак бик нык башы әйләнә башлый.

Ашыгыч рәвештә хастаханәдә аның ашказанын юдыртырга туры килә.

Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак: lenta.ru
Фото: news.sputnik.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев