Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районның «Эрзянка» фольклор ансамбле башкалада булды

«Древо жизни» проекты Казанда мордва мәдәниятенә багышлап үткәрелде, анда Мордва Кармалканың “Эрзянка” фольклор ансамбле башкала халкын шаккаттырып кайтты.


 «Древо жизни» 4 милләт – мари, удмурт, чуаш һәм мордва халыклары турында сөйләргә алынды, ул Идел буе халыклары мәдәниятен өйрәнүче проект. Проектның өч чарасы узган, ул чараларда мари, удмурт, чуаш мәдәниятләренә багышлап үткәрелгән. Дүртенчесе – мордва мәдәниятенә багышланган.

Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Чараны карарга килүчеләр мордва халкының традицион костюмнары, декоратив-гамәли сәнгате, традицион уеннары, мәкальләре, ризыкларының рецептлары белән таныша алганнар.

Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә мордва-эрзя (Мордва-Кармалка авылы мәдәният йорты музее) һәм мордва-мокша (Тәтеш муниципаль районының Килдюшево авылы җирлеге китапханәсенең туган якны өйрәнү почмагы) этник төркемнәренең көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим ителгән. “Эрзянка” ансамбле җитәкчесе Мария Шалина мордва яулыгын бәйләү буенча мастер-класс күрсәтә. Ансамбль мордва халкының элеккеге җырларын тәкъдим иткән. Ансамбльдәге җырчылар өсләренә мордва костюмнары, аякларына чабаталар киеп җырлар башкарганнар. Ансамбльнең концертмейстры Геннадий Садовников гармунда көйләр сыздырган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев