Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов яз бәйрәме белән котлый

Иң матур язгы бәйрәм – 8 Март белән чын күңелдән котлыйм.


Хатын-кыз кешелек дөньясының бер өлеше генә түгел, ул тормыш бүләк итүче илаһи зат та, баласы өчен утка-суга керергә, теләсә нинди авырлыкны җиңәргә сәләтле батыр ана да, тормышта теләсә кайчан ярдәмгә килергә, сүзе я гамәле белән терәк булырга әзер ышанычлы юлдаш та, мәхәббәте белән күкләргә ашыручы, яшәү мәгънәсе бирүче тылсым иясе дә.

Шуның өстенә хатын-кызларыбыз төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, ил-көнне ышанычлы нигезле, бай һәм көчле итүгә дә үз өлешләрен кертәләр. Лениногорск муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүче ханым һәм туташларыбызга рәхмәт әйтәсем килә.

Бәйрәм белән сезне, мөлаем затлар! Яз бәйрәме күңел күтәренкелеге бүләк итсен. Сәламәтлек белән, якыннарыгыздан бары хөрмәт һәм ярату тоеп, бәхетле озын гомер кичерегез.

Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев