Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Хезмәт министрлыгы Татарстан үрнәгенә таяна

2017 елдан "больничный" кәгазе бирелми башларга мөмкин. Аны электрон варианттагы документ алмаштырачак. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде. Бүген илнең өч төбәгендә - Әстерхан, Белгород өлкәләре һәм Татарстанда "Хезмәткә яраксызлыкның электрон варианты" канунының пилот проекты тормышка ашырыла инде. Шуларның тәҗрибәсенә таянып, бу яңалыкны башка төбәкләргә...

2017 елдан "больничный" кәгазе бирелми башларга мөмкин. Аны электрон варианттагы документ алмаштырачак.
Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде.
Бүген илнең өч төбәгендә - Әстерхан, Белгород өлкәләре һәм Татарстанда "Хезмәткә яраксызлыкның электрон варианты" канунының пилот проекты тормышка ашырыла инде. Шуларның тәҗрибәсенә таянып, бу яңалыкны башка төбәкләргә дә кертергә җыеналар.
- Электрон кәгазь шул ук юридик көчкә ия булачак, - дип ачыклык керткән Максим Топилин. - Канун 2017 елның 1 гыйнварыннан көченә керергә тиеш. Шуннан аны этаплап бөтен ил буенча куллана башлаячакбыз.
Бүген министрлык тарафыннан эшләнелгән канун проекты буенча фикер алышу бара.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев