Заман сулышы

Россия югары уку йортларына кабул итү имтиханнарының вакытын күчерәчәкләр

Россиядә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе вакытына Бердәм дәүләт имтиханнарын күчерүгә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертеләчәк.

Бу хакта Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Югары уку йортларына кабул итү имтиханнарының вакытын күчерәчәкбез. Чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнарын ике-өч яки дүрт атнага соңрак тапшыруын күздә тотып, абитуриентларга мөмкинлек тудырачакбыз. Аннары, шул исәптән онлайн-технологияләр ярдәмендә дә, документлар кабул итүне оештырачакбыз», — диде Фальков «Россия-24» каналындагы «Диалог» программасында.

Ул искәртеп үткәнчә, югары уку йортларына абитуриентлар кабул итү августның икенче яртысына планлаштырылган.

 

Реклама

https://tatar-inform.tatar/news/science/31-03-2020/rossiya-yugary-uku-yortlaryna-kabul-it-imtihannaryny-vakytyn-k-cher-ch-kl-r-5732799

фото: https://pixabay.com/ru

 

Узган атнада мәгариф министры Сергей Кравцов, коронавирус инфекциясе таралу һәм мәктәп каникуллары озайтылуга бәйле рәвештә, Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнарының вакыты 8 һәм 9 июньгә күчерелүе турында хәбәр итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: