Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә 2023 ел Педагог һәм остаз елы булачак

2023 елда Россиядә Педагог һәм остаз елы уңаеннан чаралар оештырылачак.

РФ Президенты Владимир Путинның тиешле указы хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.

«Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән педагогик эшчәнлек алып баручы хезмәткәрләрнең аерым статусын тану максатыннан, 2023 елда Россиядә Педагог һәм остаз елы үткәрергә карар бирәм», — диелә документта.

Дәүләт башлыгы Министрлар Кабинетына оештыру комитетын өч ай эчендә расларга кушты. Элегрәк әлеге вакыйганың 2023 елда рус педагогы, илебез фәнни педагогикасына нигез салучы Константин Ушинский тууына 200 ел тулуга багышланган булуы хәбәр ителгән иде.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев