Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә социаль пенсияләр артачак

Россиядә социаль пенсияләр 1 апрельдән 6,1 процентка индексацияләнә. Пенсия арту 4 миллион кешегә кагылачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Шул ук вакытта чакыру буенча хезмәт иткән хәрбиләрнең дәүләт пенсияләре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның пенсияләре, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән кешеләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарның пенсияләре һәм башка пенсияләр дә арттырылачак.

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков индексация 4 миллионга якын пенсионерның пенсиясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, диде. Аларның 3,3 миллионга якыны - социаль пенсия алучылар, дип искәртте.

Индексациягә чыгымнар аена 2,41 миллиард сум яки быел ел азагына кадәр 21,7 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук социаль пенсияне инвалидлар һәм туендыручысын югалткан балалар ала. 2019 елда уртача түләү күләме 9266 сум тәшкил итте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев